«Кечкенә балаларны традицион булмаган алымнар белән рәсем ясарга өйрәтү »
Мәктәпкәчә балачак –бала тормышының иң әһәмиятле чоры. Шушы чорда ул кечкенә тикшерүчене хәтерләтә. Алар зур кызыксыну белән әйләнә-тирә мохитны өйрәнәләр.Бала эшчәнлегендә никадәр төрлелек булса, баланың һәрьяклы үсеше камилрәк була. Менә шуңа күрә дә балалар бакчасында сурәтләү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә.Сәнгать эшчәнлеге балага зур сөенеч китерә. Бу эшчәнлек вакытында балалар үзләренең күргән,той ган әйберләрен сурәтләп кенә калмыйлар, ә предметка хас үзенчәлекле билгеләр белән дә танышалар .
Эшчәнлекнең бер төре буларак рәсем эшчәнлеге баланы үзенә тарта. 1-1,5 яшьлек бала- ларның кулларына каләм алып кәгазь битенә төрле сызыклар төшерүләре мәгълүм. Гади
генә сызыклар тора-бара сурәтләү характерын ала.
Минем фикеремчә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен рәсем эшчәнлеге иң кызыклы эш
төрләреннән санала.Рәсем эшчәнлеге балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.
3-4 яшькә кадәр бала үзенең кичерешен гади сызыклар белән белдерә, ә үсә -төшкән са- ала рәсеменең сыйфаты белән кызыксына башлый. Ул рәсемен мөмкин кадәр таби - гыйрәк ясарга омтыла, ә шөгыльдән соң анда үзенең рәсеме белән соклану хисе туа.
Бала сәнгатенең, сурәтләү эшчәнлегенең үсеше өчен балаларның кызыксынуларын да исәпкә алырга кирәк. Шөгыльләр кызыклырак үтсен өчен , эшне төрле формада,кызыклы темаларга үткәрергә кирәк.
Мин балалар бакчасында эшли башлаган гына чорда рәсем эшчәнлеге ми-
нем үземдә берникадәр кыенлыклар тудырды. Гади алымнар белән эшләп балаларның
иҗади мөмкинлекләрен чикләгән сыман тоелды. Кызыксынып эзләнә торгач, мин кызык лы алымнар алымнар белән таныштым һәм аларны әкренләп балалар эшчәнлегендә кул- лана башладым. Бу алымнар икенче төрле традицион булмаган алымнар дип аталалар.Хә
зер мин үз эшчәнлегемдә кулланыла торган алымнар турында сөйләп китәрмен.
Мин үз эшчәнлегемдә бик күп традицион булмаган рәсем ясау алымнарын кулланып ка- радым. Алар минем үземдә дә, балаларда да канәгатьләнү хисе тудырды.
Бармаклар белән ясау алымын без кечкенәләр төркемендә куллана башладык. Бар- маклар ярдәмендә ясалган “Чебиләр”, “Миләш” рәсемнәре бик уңышлы килеп чыкты.
Уч төпләре белән ясау алымын да мин үз эшемдә киң кулланам. Чөнки бу алым белән эшләүнең нәтиҗәсе бик кызыклы. Уч төбеннән төшкән тапларны, өстәмә элементлар бе- лән баетып, бик кызыклы сурәтләр ясап була. Бу алым белән ясалган “Кошлар”, “Кыш”
рәсемнәре белән балаларда үз эшенә соклану хисе уятсам, әниләр бәйрәменә бүләккә ясалган лалә чәчәкләре белән балаларда әниләргә карата хөрмәт, горурлану хисе тәрбия- ләргә тырыштым.
Кайсы гына бала тылсымга ышанмый да, кайсының гына тылсымчы буласы килми икән. Балаларга үзләрен тылсымчылар итеп тоярга ярдәм итүче алымга да мин үз эшемдә
еш мөрәҗәгать итәм . Шәм белән ясау алымы балаларны сихри бер дөньяга алып керә.
Шәм белән ясалган рәсемнең башта күзгә күренмәве, буяу белән буяганда күренә башла- вы балаларга үзләрен тылсымчылар итеп тоярга ярдәм итте. Кыш көннәрендә үткәргән “Кыш бабай бизәкләре”, “Кар бөртекләре”, “Йокыга талган агачлар” дип аталган шөгыль ләр белән мин балаларны табигатьнең сихри бер дөньясына алып керә алганмындыр дип уйлыйм.
Балалар өчен бары тик яшелчә буларак кына кузалланган бәрәңгене рәсем шөгыленә яр- дәмче итеп алып килгәч, балаларның аптыраулары, “Нишләргә?, “Ничек итеп?” дигән со- раулы күзләре миңа “Кояшкай”, “Яулык бизибез “ , “Көнбагыш чәчәге “ шөгыльләрен уңышлы үткәреп чыгарга ярдәм итте. Бәрәңге белән ясау алымын мин икенче кечкенә- ләр төркеменнән үк кулланам. Бәрәңгедән кисеп ясалган тамгаларны буяу сеңдерелгән по
ролонга кысып алып кәгазь битенә рәсем төшерү балалар эшчәнлегендә авырлыклар ки- тереп чыгармады.
Гади каләмгә охшаган балавыз таякчыклары белән ясау да балаларда зур кызыксыну уятты. Бергәләп ясалган “Аквариум”, “Савыт-сабалар” рәсемнәре бик матур килеп чыкты.
Балавыз таякчыклары белән ясалган рәсемнәрнең буяу белән буяганда буялмыйча үзгә- решсез калуы балаларны таң калдырды.
Йомарланган кәгазь белән ясау алымы да үзенчәлекле алым булып тора. Кәгазьне ты рышып йомшарту балаларның кулларын алдагы эшкә әзерләргә ярдәм итте.Чөнки йомар ланган кәгазьне буяу сеңдерелгән поролонга кысып, рәсемне кәгазь битенә төшерү бала- лардан зур тырышлык сорый. Бу алым ярдәмендә барлыкка килгән “Урманда яз”, “Чеби- ләр” рәсемнәре балаларда үз эшләренә карата сокланук хисе тудырды .
Саламчалар белән ясау алымы ясау өчен кирәк булган предметлары белән балалар
да кызыксыну уятты. Балалар белән без башта калаклар ярдәмендә буяуны тамызып чык- тык. Аннары саламчалар ярдәмендә тапларга тидермичә өреп кирәк булган рәсемне ясар-
га тырыштык. Бу эш барышында берникадәр авырлыклар килеп чыкты.Чөнки бу эшчән-
лек турыдан-туры балаларның үпкә эшчәнлеге белән бәйле. Без сулыш гимнастикасына
ныграк игътибар итәргә, бу алым белән эшләүне ешрак кулланырга дигән фикергә кил- дек. Чөнки бу алым рәсем ясарга гына ярдәм итеп калмый, ә балаларның сулыш органна- ры эшчәнлеген ныгытырга да ярдәм итә.
Поролон һәм пенопласт ярдәмендә рәсем төшерү алымында мин үз эшчәнлегемдә кул ланам .
Ә “монотипия “ алымын мин сюжетлы рәсемнәр ясаганда куллану уңышлырак дип са- ныйм . Бу буяуларны тиз бутап , тиешле фонны булдырырга ярдәм итә. Бер битне икенче сенә куеп алудан ике рәсем барлыкка килә. Рәсем яңа төсләр белән баетыла. Кайбер оч- ракта мондый шөгыльне ике этапта үткәрүне мин кулайрак күрәм . Беренче шөгыльдә фон ясасак, икенчесендә эшне тәмамлыйбыз.
Төртү алымы да рәсемнең сыйфатын арттырырга ярдәм итә. Балалар мамык таякчыкла- ры белән төрле төстәге төрткеләр төшерә алалар. Бу алымны куллану балаларда шулай ук авырлык тудырмый. Киресенчә , кечкенә генә таплар ярдәмендә кызыклы рәсемнәр ясап булу балаларда алдагы эшкә кызыксыну ,тагын да матуррак рәсемнәр ясау теләге уята.
Ярым коры , каты пумала алымын мин йомшак яисә чәнечкеле өслекне сурәтләгән дә кулланам.Ул рәсемнең фактуралылыгын сыйфатлырак итәргә ярдәм итә. Мин балалар га шаблоннарбирәм һәм алар пумаланы вертикаль рәвештә тотып кәгазь битенә сугалар.
Мин бу эшемне алга таба да дәвам итәргә телим . Һәм катлаулырак алымнарны да үз- ләштерә алырбыз дип уйлыйм. Мин яфрак белән төшереп ясау , җеп, трафарет белән ясау, аклы-каралы граттаж алымнары белән танышам, материаллар туплыйм. Бу эш алымнары да балаларда кызыксыну уятыр, рәсемнәрен тагын да матуррак итәргә ярдәм итәр дип ышанам.
Рәсем шөгылен ябыштыру шөгыленнән башка күз алдына да китереп булмый. Ябышты- ру-сурәтләү техникасының бер төре булып тора. Аның нигезендә кисү һәм киселгән си- луэтларны кәгазь битенә урнаштыру тора. Ябыштыру шөгыльләре баланың тулы үсешен дә әһәмиятле урын алып тора. Ул балага күзәтүчәнлеген арттырырга, хәтерен үстерергә, кул эшчәнлеген камилләштерергә ярдәм итә. Мин үз эшемдә күләмле ябыштыру ысул ларын кулланам. Күләмле ябыштыру бәйрәм открыткаларын ясаганда еш кулланам.Алар бик матур килеп чыга. Күләмле ябыштыру уртанчылар төркеменнән тәкъдим ителә. Уку елы башында ясалган “Көзге урман “ күмәк эшендә мин беренче тапкыр балаларны бу эш төре белән таныштырдым. Икенче кечкенәләр төркемендә үк оригами белән эшләү, кә газьне дөрес итеп бөкләргә өйрәтүдә җиңеллек тудырды . Килеп чыккан рәсемнәргә ка рап сокланмыйча мөмкин түгел иде.
Шулай ук ябыштыру шөгыльләрендә “Сихерле полоскалар” системасы буенча да эш лим. Бу эшчәнлек балаларның вак кул моторикасын үстерергә ярдәм итә. Балалар белән башта полоскаларны ябыштыру ысуллары белән ныклап таныштык.
Эшне башлаганчы әзерлек күнегүләр үткәрдем. “Бармаклар исәнләштеләр “, “Исәнме- сез, куллар!” һ.б. күнегүләр эшчәнлекне башлап җибәрергә ярдәм итте.
Мәсәлән: ”Һәр иртә сез балалар бакчасына киләсез, анда өлкәннәр, балалар белән исән- ләшәсез. Төркемгә килгән кунаклар да сезнең белән исәнләшәләр, сезгә сәламәтлек тели- ләр. Бу борынгыдан килгән гадәт. Сезнең бармакларыгыз да бер-берсе белән исәнләшә бе ләләр (баш бармакның очы чиратлап башка бармакларга тиеп чыга. ). Чиратлап һәр бар- мак белән исәнләшергә тырышып карагыз: ”Исәнме, бармак”. Сезнең учларыгыз да исән- ләшә белә: “Исәнмесез, куллар!” Карагыз без аларны ничек тигез тоташтырдык . Әгәр дә кулның бармаклары тигез тормаса , алар исәнләшә алмаган булыр иде. Әйдәгез тагын бер кабатлыйк .
Бу күнегүләрне 2-3 көн буе бармак гимнастикалары вакытында кабатладык. Алга таба
полоскалар белән эшләү ысулларын башта бармаклар ярдәмендә эшләп карадык, аннары полоскалардан сурәтләр ясадык . ”Җылы яңгыр “, “Чәчәкләр бәйләме “ рәсемнәре бик уңышлы килеп чыкты .
Шөгыльләрдә һәр балага шәхси якын килеп эш итәм, баланың нәрсәдә авырлыклар ки- черүен аңларга тырышам. Баланың авырлыклардан куркып эшләүдән баш тартуына юл куймау өстендә эшлим. Балага авырлыклардан чыгуның төрле юлларын аңлатам.
Нинди алым белән ясалган булуына карамастан, бала хезмәтенә хөрмәт булырга тиеш .
Без балаларның һәр хезмәтен җыеп барабыз. Шөгыльдән соң кабул итү бүлмәсендә күр- гәзмә оештырабыз. Үз рәсемен күргәзмәдә күрү, әти-әнисенә күрсәтү балаларның үзенә булган ышанычын арттыра .
Мин балаларны күбрәк мактарга тырышам. Әти-әниләрне дә бала хезмәтенә хөрмәт бе- лән карарга өйрәтәбез.Чөнки безнең төп максатыбыз бар яктан да камил рәссам үстерү түгел. Иҗат ул бала өчен нәтиҗә түгел, ә процесс. Чын күңелдән әйтелгән мактау сүзлә- ре балага үзен иҗади яктан күрсәтергә ярдәм итә .Чөнки моннан башка бәхетле, уңышлы шәхес үстереп булмас иде.
Прикреплённые документы: